Приветствую Вас, Гость
Главная » 2015 » Ноябрь » 30 » «Сүзләр иленә сәяхәт»
09:52
«Сүзләр иленә сәяхәт»

день словаря22 нче ноябрь – сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. Шушы уңайдан мәктәп китапханәсендә татар теле укытучылары Минһаҗева И.Р. , Усманова Э.М. китапханәче Динмөхәммәтова Т.Ф. белән берлектә «Сүзләр иленә сәяхәт» дигән әдәби чара үткәрделәр. Чарада 5д һәм 9в сыйныф укучылары катнашты. Укытучылар сүзлекләр тарихы, аларның төрләре һәм төзелеше, алар белән эшләү алымнары турында сөйләделәр. Китапханәче Тәнзилә Фәттахутдиновна сүзлекләр, татарча китаплар белән таныштырды, электрон сүзлекләр һәм китаплар белән эшләргә өйрәтте.

день словарядень словаря

Просмотров: 131 | Добавил: admin | Рейтинг: 2.6/7