Приветствую Вас, Гость
Главная » 2017 » Апрель » 4 » Фатих Кәрими укулары
07:13
Фатих Кәрими укулары

фатих31 нче мартта бөек педагог, мәгърифәтче-галим, күренекле язучы, журналист, публицист, тәрҗемәче, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәрими истәлегенә багышланган укулар узды. Ул бөек шәхеснең туган авылы Миңлебайда үткәрелде. Чарада укучылар, укытучылар, “ Тамырлар”  фонды директоры Марат Туйкин, музей җитәкчесе чыгыш ясады. Күренекле шәхесләребезнең тормышы һәм иҗатына  багышланган фәнни-тикшеренү эшләре тирән эчтәлекле, бай мәгълүматлы, бик кызыклы булды. Уңышлы чыгыш ясап, мәктәбебезнең 10Б сыйныф укучысы Аглиуллина Эльвина (фәнни җитәкчесе Сәетова Ф. Ф.) III дәрәҗә дипломга, ә 9Б сыйныф укучысы Сәйфеева Ирада (фәнни җитәкчесе Минһаҗева И. Р.) шаһәдәтнамәгә ия булдылар. Укулар тәмамлангач, катнашучылар Ф. Кәрими исемендәге мемориаль музейга экскурсиягә ясадылар. Андагы истәлекле материаллар укучыларны яңа эзләнүләргә, туган төбәгебез белән бәйле шәхесләрне өйрәнүгә этәргеч бирде.

Просмотров: 44 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0