Приветствую Вас, Гость
Главная » 2017 » Февраль » 22 » 21 февраль – Халыкара туган тел көне
07:29
21 февраль – Халыкара туган тел көне

туган тел21 февраль – Халыкара туган тел көне.

Шул уңайдан Минһаҗева И.Р. 6Б, 6Д сыйныф укучылары белән «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!» дигән уен-бәйге үткәрде. «Ни өчен безгә татарча да, урысча да белергә кирәк?» дигән сорауга җаваплар, фикерләр әйтелде. Балалар, бик актив рәвештә, «Тәрҗемә ит!», «Сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын әйт!», «Мәкаль-әйтемнәрне дәвам ит», «Сүзләр, сүзтезмәләр уйлап әйт!», «Туган тел турында инша яз» һәм башка шундый биремнәрне төркемнәрдә бергәләп чиштеләр.

туган телМондый әдәби чаралар укучыларда туган телне өйрәнүгә теләк, кызыксыну уята, аларда туган тел белән горурлану хисләре тәрбияли. Безнең туган телебез – иң матур, иң бай, борынгы телләрнең берсе. Һәркем үз телендә сөйләшә белергә, үз телен яратырга тиеш. Бу телдә безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз сөйләшкән, безгә бишектә чакта ук туган телдә җырлар җырлаганнар, әкиятләр сөйләгәннәр. Шушы тел аша без туган халкыбызның рухи дөньясын, мәдәниятын, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнәбез.

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен,

Файдалырак телләр бары да…

Тик шунысы хак: фәкать туган телдә

Иман иңә кеше җанына! (Р.Фәйзуллин)

 

Просмотров: 64 | Добавил: admin | Рейтинг: 5.0/1